Борынгы Чаллы зиратлары

           

Борынгы Чаллы.-1 бит.

Борынгы Чаллы һәм аның ханы халык иҗатында-2 бит.

Борынгы Чаллы зиратлары-3 бит.

ЧАЛЛЫ ТӨБӘГЕНДӘГЕ БОРЫНГЫ     ЗИРАТЛАР

1. Чаллыбаш авылының көньягында борынгы Чаллы юлы (соңрак Уракчы юлы) тирәсендә урнашкан зират. Хәзерге вакытта өлешчә сукалана.

2.       Чаллыбаш авылының төньяк-көнчыгышында урнашкан зират. Бу борынгы зират, тирә-як авыллары тарафыннан изге саналганлыктан, яхшы сакланган.

3.       Яңа авылда мәчет каршында төньяк-көнбатышта борынгы зират урыны. Хәзерге вакытта йорт урыны, бакчалар астында калган. Сукалана.

4.       Биектау белән Яңа авыл арасында. Биектаудан көньяк көнбатышта 1,5 километр ераклыкта. Ташландык хәлдә, бер өлеше сукалана. Урыны төгәл билгеле.

5.       Котлы Бөкәш авылы зиратының борынгы өлеше. Балык Бистәсенә бара торган юл астында калган.

6.       Котлы Бөкәшнең көньягы. Шихаздә авылының борынгы зираты. Бер өлеше сукалана. Күләме төгәл билгеле түгел.

7.       Пимәр авылы зираты. Биектау авылының көнчыгыш ягы.Зиратның бер өлеше соңгы елларда гына юлны рәтләгәндә юкка чыгарылган.

8.       Иске Йорт (Би-Йорт) зираты. Бүгенге көндә авыл урыны белән бергә сукалана. Урыны хәзерге Сатлыган авылының югары ягындагы елга каршында.

9.   Түләк авылының борынгы татар зираты. Урыны төгәл билгеле түгел. Картлар сөйләве буенча, авылның көньяк-көнбатыш ягында урнашкан булган.

 

10.  Казаклар авылының көньягында (Шәйдулла зираты). Бер өлеше 1939 нчы елны юл төзегәндә юкка чыккан. Бүгенге көндә ташландык хәлдә.

11.  Чаллы шәһәрлегенең 13-14 нче гасырларга караган борынгы зираты. Як-ягындагы елгаларның җимерелүе нәтиҗәсендә юкка чыга бара. Зират 1993-1997 нче елларда археологлар тарафыннан тикшерелде. Мәйданы 3600 квадрат метр тирәсе. Меңгә
якын каберлек исәпләнә.

12.       Борынгы Чаллы шәһәре белән бәйле тагын ике зират бүгенге көндә Чаллы кооперативының парк һәм ындыр табагы астында калган. Бер өлеше хуҗалык корылмалары һәм сусаклагыч төзү белән бәйле рәвештә актарылган. (Борынгы чорда мәйданы 4 гектарга җиткән дип искә алына).

13.          Чураш авылы зиратының борынгы өлеше (Әгъзам зираты). Сукалана. Урыны билгеле.

14.    Шомбыт авылы Ташлык урамының төньягында.  Яр ишелгәндә кеше сөякләре чыга. (Элекке татар авылы урыны һәмзираты).

 
Главная
Музей турында
Музей ачылу
Чаллы шәхәрчеге
Борынгы Чаллы
Борынгы Чаллы Һәм аның ханы халык иҗатында
Борынгы Чаллы зиратлары
Автор
Гостевая
Контактная информация
 
  • Моя Казань
  • Портал развлечений

  •  Copyright © bukashmuzeischoolbukash@rambler.ru 
  • Архив
  • Связь и Интернет
  • Библиотека
  • Поисковая система по РИН
  • Маркет
  • Поиск по FTP