Борынгы Чаллы Һәм аның ханы халык иҗатында

           

Борынгы Чаллы.-1 бит.

Борынгы Чаллы һәм аның ханы халык иҗатында-2 бит.

Борынгы Чаллы зиратлары-3 бит.

 

     БОРЫНГЫ ЧАЛЛЫ ҺӘМ АНЫҢ ХАНЫ

    ХАЛЫК ИҖАТЫНДА

1, Угым кая төшсә, каланы шунда салам

Мәми-Чаллы авылы янында Кала тавы бар. Ханнар шул тау­да кала корганнар һәм шул тау башыннан ук ата торган булган­нар. Бер хан ук атып әйткән: "Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам",-дип.

Аның угы Казанның хәзерге хан мәчете тирәсенә төшкән. Укны шуннан барып табалар. Шуннан соң ук төшкән урынга эт күмәләр. Хан каланы шунда салырга куша.

Бу риваять "Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар" (Казан, 1987.-Төзүчесе С.М.Гыйләҗетдинов) исемле китаптан кыскартып алынды.

2. Хаҗи Гәрәй

Хаҗи Гәрәй хан бине Дәлүк Кыяс улан бине Дәүләт хуҗа улан, бине Таштимер улан, бине Тимер хуҗа улан, бине Караку-нас Күбәк хуҗа улан Хаҗи Гәрәй ханның агасы Җан Гәрәй сол­танны Кункерат биләр үлтергәндин соң Хаҗи Гәрәй солтан ке­чек кликәндер качып йөреп, чакырган байга ялга кереп йөргәндә, бикләр үз араларында бере берен улаша алмый, Хаҗи Гәрәй солтанны эзләп табып хан ясадылар сәнә 954 җөмади әл-ахир аенда Солтан илендә Солтан Гали углы Колчура башлык, Уймас иленең Балтач бай бер ун кеше Кәче иленең Кушай оста бер ун кеше, Сәрдә иленең Кылый Гали бай бер ун кеше, Чыпчык иле­нең Ямгурчы билә Карил Курт бер ун кеше, Шабша иленең Җан-җура бик бер ун кеше, Вәнтә иле белән Нурма иленең Колурус, дагый Галикә бер ун кеше, Шәехзадә иленең Кулуш мирза бер ун кеше, дагый бер ун ак чура Туртөйле кибәк җирмеш Мөхәммәт

бик бер ун кеше, иске йортның Ядкяр бай, Касим сәет бай бер ун кеше, кара дәүләт иленең Кунак оста бер ун кеше, Хәерби иле­нең бәхшендә Хафиз бер ун кеше, Кара Гайшәнең Тушанак бер ун кеше, Тимерче иленең оста углы Нугай бер ун кеше - бу кем ирсәләр Хаҗи Гәрәй ханны падишаһлыкка алып килеп хан яса­дылар.

Бу дастан "Борынгы татар әдәбияты" (Казан, 1963. -4 776.) китабыннан алынды.

Искәрмә: Бу дастан безнең өчен Мөхәммәтҗан Заитовның "Чаллы шәһәрлеге" исемле мәкаләсендә дә искә алынуы белән кызыклы. Янә бер татар кулъязмасында Чист' " язе Яңа Әхмәт авылы тирәсендәге бер шәһәрчекнең "Болгар 1 атшалыгы юкка чыкканчы Гәрәй ханның резиденциясе булганлыгы" турында бәян ителә (Карагыз: Борисов В.Л. Историографическое описание о Казанской губернии Капитона Мильковича \\ Известия ОАИЭ.-Казань, 1898.-Т.Х1У, вып.5.-С.512-513).

Дастанда күрсәтелгәнчә, Хаҗи Гәрәйне хан итеп куюлары 1548 елга туры килә. Бу чордан Казан тәхетендә инде өченче тапкыр Казан-Мәскәү-Ногай-Кырым арасындагы ут-су йөртүләрдә ныгыган тимер куллы Сафа Гәрәй утырган.

Дастанда беренчел, ханның агасы Җан Гәрәй, аннан соң Хаҗи Гәрәй үзе искә алына. Ә М.Заитовта башта Хаҗи Гәрәй, аннан соң гына Хафиз Гәрәй турында хәбәр бирелә. Күрәсең, Заитов әлеге дастан белән турыдан-туры таныш булмаган. Биредә Хаҗи Гәрәй турындагы мәгълүматларның бер җепкә тезелүләре игъти­барга лаек. Борынгы Чаллы төбәге Казан ханлыгы белән Ногай бәкләре арасындагы каршылыкларның үзәгендә булган.

Дастанда санап кителгән авылларның исеме картада бирелә. Бу авылларның урнашуы Казан белән Чаллы шәһәрләре арасын­да: 1. Солтан. 2. Ямаш. 3. Кибәче. 4. Сәрдә. 5. Чыпчык. 6. Шәпше. 7. Әлбәдән? 8. нурма. 9. Шәехзадә. 10. Дүрт өйле. 11, иске йорт. 12. Кара Дәүләт. 13. Хәерби. 14. Кара Гайшә. 15. Тимерче.

3.   Чаллы төбәгендәге олы кешеләрдән төрле елларда язып алынган тарихи истәлекләр

Казаклар мәчетен кайчан төзегәннәрен хәтерләмим. Аны Ка­закларның Гали бае Себеряков (Себердән кайтканга шундый фа­милия) төзәткән бугай. Мәчет үзе дә ул заманнар өчен бик зур булып, эшкәртелгән кыргый таштан салынган. Бу ташларның бер өлеше Сатлыган авылы өстендәге борынгы карьердан чыга­рылып, бер өлеше Чаллы шәһәрчеге тирәсеннән җыелмадымы икән? Тирә-якта башка ташлы урыннар юк безнең. Мәчеттә мул­ла булып Гали байның кияве Фатыйх торды. Аның йорт урыны мәчет каршвгада, бер өлеше хәзер дә буш тора.

Миңа 5-6 яшьләр чагында, Кала тауның таш коймасын сүтеп, мәчетне әйләндереп алдылар. Бу вакытта барын да белерлек бул­ганмын күрәмсең, истә калган. Шул ташларнвт авыл картлары атлар белән ташыдылар. Без, бала-чага, көннәр буе шуларга уты­рып йөрдек. Мәчет коймасының биеклеге олы кеше буе булып, калынлыгы да ярты метрдан артык булгандыр. Аларны берсен-берсенә куеп, известь белән сылаганнар, әйләнәсе 50 метрдан ким түгел иде.

Каланың үрләре биек, таш белән түшелгән иде. Әйләнеч юлын­нан керәсе килмичә, йөгереп килеп аввтрлык белән менгәннәр хәтердә. Үр өсте берничә рәт таш белән түшәлгән, ике метр саен кирпеч сыярлык ниндидер тишекләр дә бар иде. Без шунда сыя алган ташларны тыгып, тышкы якка төртеп төшерә идек. Ул

ташлар инде мүкләнеп каралып беткән, аларны җир белән дә аеруы кыен иде.

Кала Тауның эченә Чаллы авылы ягыннан җигүле ат кына сыярлык ике зур таш арасында керә торган җире бар иде. Без шул бердәнбер юлдан эчкә кереп, "Кала эче" дип уйнап йөри идек. Яңа хөкүмәт чыккач (революциядән соң), ул ташларны да, Ка­заклар мәчетенең таш коймасын да, ватып тегермән астындагы юлга салып бетерделәр. Ул елларны ашау яклары чамалы иде. Ә таш җыючыларга һәм юл төзүчеләргә, кубометрына карап, икмәк белән түләделәр. Күп гаиләләр шуның белән генә исән калды да инде. Сугышка чаклы вакытта без дә Кала эче тирәсендәге кыр­лардан таш җыйдык. Урыны-урыны белән алар җир өстендә дә күпләп яталар иде. Бер-ике көрәк тирәнлегендә балчыкны кы­рып, поласа-поласа яткан ташларны да бик күп чыгардык. Ала­ры табигый, кузгатылмаган ташлар. Алары да Чаллы авылы зи­раты янындагы күпер һәм дамба урынына салынды.

Элек җир кадерле иде. Сатлыган юлындагы ул вакыттагы ике билгеле зираттан башка бар җирләрне дә өлешкә тыктылар, су­калаганда чыккан ташларны да җыеп алдылар. Ул вакытта әле урман да Кала Тау тирәсеннән бары 250-300 метрлап кына ерак­лыкта иде. Аларны безнең әниләр әле сугыш чыккач кына төпләде. Сугыш чыккач, бар төбәк утын кисүдә эшләгән. Хәзер инде ур­ман 2-3 километр ераклыкка чигенде. Ә тракторлар чыккач, кал­ган ике зиратны да рәттән сукалап ташладылар. Авыл картлары үз - ара сөйләшкәндә ризасызлык белгертсәләр дә, авыз ачып сүз әйтә торган заманалар түгел иде ул.

Ике зират та хәзерге парк урынында калдылар. Алар икесе дә янәшә, аралары биш-алты метр гына булып, шул урыннан юл уза иде. Анысы да зират өстеннән узмадымы икән. Алар икесе дә бер зур зиратның өлешләре булса кирәк. Зиратның берсе хәзерге газ саклау урыны астында, икенчесе су саклагыч урыны һәм ан­нан астарак төзелгән гараж тирәләрендә калды.

Әле алардан башка хәзерге тегермән астындагы су буена таба тагын бер олы зират бар. Аның бер өлеше бик борынгы түгел. Ул Шәйдулла зираты дигәне тирәсендә мин белгәндә дә кеше күмәләр иде. Чаллы ягыннан менгән юлны ясаганда кеше сөякләре күп чыкты. Ул таш юл сугышка чаклы салына башланып, Үсәли ар­кылы Мамадышка барырга тиеш иде.

Кала эче тирәсендәге ярлар элек бик текә иде. Хәзер генә ат­лар белән йөргәч тә. Кала Тауның нәкъ аскы ягына Гали бай элек тегермән ясаткан булган. Шуны ел саен рәтләгәндә ташлы

балчыкны кала ягыннан ташыдык. Арбасын биш тиеннән түли иде. Шулай җимерелә-җимерелә аның текәлеге бетте инде (хәзерге карьер урыны). Бабайлар элекке заманнарда ул текә ярлардан сугыш вакытында уал (йомры агач, бүрәнә) тәгәрәтә торган бул­ганнар, дип сөйлиләр иде.

Кремль урыны элек-электән сукаланган булган. Анда ашлык уңа, шунлыктан шобага тотканда кешеләр, безгә эләксен иде дип телиләр иде. Ул вакытта 1 шобага 10 имана җир бирелде. Кала Тау эче берничә тапкыр безгә дә эләкте. Әти анда киндер чәчә иде. Аның бик уңганын хәтерлим. Яз көне, әти сукага чыкканда, беренче буразна юлына пешкән йомыркалар чәчә иде. Без, әтигә ияреп, шул йомыркаларны җыярга алданып бара идек. Элек без бала-чагаларга йомырка җыю бәйрәмнәре, сабан туйлары май башында була иде. Ә хәзерге сабан туй дигәннәре җыен дип ата­ла иде. Хәзер генә баш-аяк алыштырып, бутап бетерделәр аны...

Тагын әтинең сукалаганда чыккан һәр тимерне җыеп баруын хәтерлим. Тимер кадерле булганлыктан, тимер тырма теше табу да бер зур сөенеч иде.

Ибраһим Гыйлемхан улы Миңлебай (1907 елда туган) истәлекләреннән. 1997 нче елның апрель аенда Н.Гариф тарафыннан язып алынды.

Аны (Чаллы шәһәрчеген) гомер-гомергә Ханнар каласы дип йөртәләр инде. Заманында зур шәһәр булган ул. Яз көне ул җирләр беренче кипкәнлектән, бала чакта гел шунда чаба идек. Яр буй­ларында төрле-төрле вак-төяк әйберләр күп табыла иде. Ниләр икәнен хәзер төгәл әйтә алмыйм инде: төрледән-төрле савыт-саба ватыклары, тимер калдыклары гына икәнлеге хәтердә. Без шу-ларны җыеп, уйнап та йөри идек әле. Алай да бабайларның элек шул тирәдә урыс тәресенә охшаш әйбер табылганлыктан, "Ан­дый әйбер түгелдер, урыс аяк басмаган җиргә каян килсен ул" дип, гаҗәпләнеп сөйләшкәннәрен хәтерлим.

Тәберде Чаллысы авылыннан Габдрахман бабай (1906 елгы) сөйләгәннәреннән.

...Шәһәрнең аскы өлешендә, су буенда, әле без кечкенә чакта да 17 чишмә чыгып тора иде. Аларны изге чишмәләр дип атый­лар иде. Ел буена әбиләр анда су алырга килеп, юынып, догала­рын кылып китәләр иде.

Габдрахман бабай карчыгы сөйләгәннәрдән (1908 елгы). 1993 елның июнь аен­да язып алынды.

Сугышка чаклы Казаклар белән Сатлыган арасындагы кыр­дан күп таш җыелды. Ул ташлар урыны-урыны белән чыга иде. Бу ташларны хәзерге Котлы Бүкәш өстендәге таш юлга салды­лар. 1939 елларда төзелә башлаган әлеге юл Берсут тирәсеннән Чулманның ар ягына таба узарга тиеш булган. Хәзерге вакытта аны яңа төзелгән Чаллы (КамАЗ) юлы белән алыштырдылар. Соңрак, сугышлар беткәч тә, борынгы Чаллы шәһәрчеге урнаш­кан Сатлыган кырыннан мәктәп балаларына язга чыккан саен таш җыйдырдылар. Плеге ташлар колхоз төзелешендә кулланды. Бүгенге көндә дә авыл халкы ул тирәләрдәге ташларны, йорт төзү эшләрендә кирәк булганлыктан җыя.

...Минем үземнең дә тирә-як авыллар тарихы турында җый­ган язмаларым күп. Тарихи хәбәрләрдә, имеш, ханнар шәһәре­нең диварлары таш, капкасы алтын булган, диелә. Бу тирәдә ул алтын капкалар турында сөйләмәгән кеше юк. Аны инде казып та, бульдозерлар белән актарып та эзләп карадылар. Мин моңа көлеп кенә карасам да, гел ишетә - ишетә ышана да башладым ахыры инде. Барысы турында да бер иркенләп сөйләшеп уты­рырбыз әле. Минем сиңа Сара Садыкова, Фәтхрахман Әхмәдиев һәм башка яхшы белгән билгеле кешеләр турында да сөйлисем килә. Иркенләп кил, бер аерым сөйләшеп утырырбыз әле...

Мәхмүт Урматовның Н.Гарифка сөйләгәннәреннән. 1994 нче елда язып алынды.

Имеш, элекке заманда Чаллы шәһәре җимерелеп, халкы та­ратылганнан соң ханлык якынындагы елгадан ике кеше бер шәрә бала табалар. Авыл мулласы, балага ия табылмагач, Тәңре Бирде дип исем куша. Шуннан соң шәһәр янындагы Чаллы авылы, тирә-як халкында Тәңре Бирде Чаллысы дип аталып йөртелә бантлый. Бары урыслар килеп, авыллардагы халык санын ала бантлагач кына, авыл исемен бозып Тяберде, Тяжберде яисә Тярбирде Чел-ны кебек атамаларда языла һәм татар телендә дә Тәберде Чаллы­сы дип йөртелә башлана.

Миннекәев Сабирҗан, Казаклар авылы, 1938 нче елгы. 1997 елның 9 июлендә язып алынды

Озак еллар буе Чаллы шәһәрчеге кергән җирләрдә бульдозер­чы булып эшләдем, җирләрен дә трактор белән мин сөрдем. Үзем дә тарих белән кызыксынам. Олылардан да бу турыда гел сораш-тыргалап йөрим. 1960 нчы елларда хәзерге парк урыннарыннан

Сугышка чаклы Казаклар белән Сатлыган арасындагы кыр­дан күп таш җыелды. Ул ташлар урыны-урыны белән чыга иде. Бу ташларны хәзерге Котлы Бүкәш өстендәге таш юлга салды­лар. 1939 елларда төзелә башлаган әлеге юл Берсут тирәсеннән Чулманның ар ягына таба узарга тиеш булган. Хәзерге вакытта аны яңа төзелгән Чаллы (КамАЗ) юлы белән алыштырдылар. Соңрак, сугышлар беткәч тә, борынгы Чаллы шәһәрчеге урнаш­кан Сатлыган кырыннан мәктәп балаларына язга чыккан саен таш җыйдырдылар. Плеге ташлар колхоз төзелешендә кулланды. Бүгенге көндә дә авыл халкы ул тирәләрдәге ташларны, йорт төзү эшләрендә кирәк булганлыктан җыя.

...Минем үземнең дә тирә-як авыллар тарихы турында җый­ган язмаларым күп. Тарихи хәбәрләрдә, имеш, ханнар шәһәре­нең диварлары таш, капкасы алтын булган, диелә. Бу тирәдә ул алтын капкалар турында сөйләмәгән кеше юк. Аны инде казып та, бульдозерлар белән актарып та эзләп карадылар. Мин моңа көлеп кенә карасам да, гел ишетә - ишетә ышана да башладым ахыры инде. Барысы турында да бер иркенләп сөйләшеп уты­рырбыз әле. Минем сиңа Сара Садыкова, Фәтхрахман Әхмәдиев һәм башка яхшы белгән билгеле кешеләр турында да сөйлисем килә. Иркенләп кил, бер аерым сөйләшеп утырырбыз әле...

Мәхмүт Урматовның Н.Гарифка сөйләгәннәреннән. 1994 нче елда язып алынды.

Имеш, элекке заманда Чаллы шәһәре җимерелеп, халкы та­ратылганнан соң ханлык якынындагы елгадан ике кеше бер шәрә бала табалар. Авыл мулласы, балага ия табылмагач, Тәңре Бирде дип исем куша. Шуннан соң шәһәр янындагы Чаллы авылы, тирә-як халкында Тәңре Бирде Чаллысы дип аталып йөртелә бантлый. Бары урыслар килеп, авыллардагы халык санын ала бантлагач кына, авыл исемен бозып Тяберде, Тяжберде яисә Тярбирде Чел-ны кебек атамаларда языла һәм татар телендә дә Тәберде Чаллы­сы дип йөртелә башлана.

Миннекәев Сабирҗан, Казаклар авылы, 1938 нче елгы. 1997 елның 9 июлендә язып алынды

Озак еллар буе Чаллы шәһәрчеге кергән җирләрдә бульдозер­чы булып эшләдем, җирләрен дә трактор белән мин сөрдем. Үзем дә тарих белән кызыксынам. Олылардан да бу турыда гел сораш-тыргалап йөрим. 1960 нчы елларда хәзерге парк урыннарыннан

(иске зиратлар) валларга чаклы терәп арыш чәчә торган булган­нар. Ханлык эче дә буш калмасын дип, малларга азык чәчкәннәр. Үзебез дә валлар өстенә менә алганча ерып сукалый идек. Суга таба текә урындагы юлны да бульдозер белән эттереп мин яса­дым. Ул юлның аскы өлеше турысына ел саен буа буалар иде. Каршы ягын да буа өчен балчык алганда ерып бетердек. Ул тирәдә бик күп тимер шлаклары һәм чүлмәк ватыклары чыкты. Әлеге ярдагы елгалар шуңа башланды да инде. Элек тигез, матур җирләр иделәр. Балчыгы да кырылып, җир ишелгәч, чишмәләре дә бет­те. Мин яр буйлап өске якта тугыз, астарак дүрт чишмә булга­нын беләм. (Бу урында кремльдән башлап бер чакрым буе Сатлы-ган авылына таба шәһәр яны бистәсе урнашкан булган. Яр тирә­сендә тимерчеләр һәм чүлмәк эшләүчеләр яшәгән.).

1970 нче еллардан соң, элекке зиратлар урынына парк төзелә башлагач кына, бу урыннар чәчелми башлады. Ханлыкның (шәһәрчекнең) эченә керә торган юлы бер генә, анысы да бик тар булып, җигүле ат кына сыярлык иде. Бульдозер белән ерып тирәнәйткәч, кырыйлары җимерелеп киңәйде. Аңа чаклы бу урыннан Сатлыган ягына таба юл уза, валларның кыр ягы ат йөреп җәелгән иде.

Изге кабер (үр өстендәге) элек бер түгел, икәү булган. Икесе­нең дә як-якларында дүртәр казык торган. Соңрак, барысы да юкка чыккач, аны Казакларныкы, тегермәнче Фәсхетдин абый койма белән әйләндереп алды. Элекке заманда аларның исемнә­рен дә әйтеп сөйли торган булганнар. Кабер тирәсендәге үрләр, әле сукаланган чагында ук беленеп торсалар да, соңрак бу урын­нарны бульдозер белән тигезләп, техника юа торган урын эшлә­деләр. Кремльнең су ягындагы картлысында элек колхозга яшелчә үстергәннәр, су юлын үзгәртеп, канал казыганнар, шуннан бал­чык эттергәндә кеше сөякләре, кылыч-сөнгеләр дә күп чыккан. Хәзер ул тирәләр актарылып беткән килеш яшеллек белән кап­ланды инде.

Чаллы кооперативы тракторчысы Альберт абый сөйләде. 1997 нче елның 5 нче июлендә язып алынды

Мин, энем, бу заправка белән МТСны башыннан ахырына чак­лы төзүдә катнаштым. Аңа чаклы сукалана торган җирләр иде алар. Ханлык эченә ягулык саклау мичкәләрен утырту өчен ни­гез кордык. Бер шулай җир казыганда нигезнең бер өлешендә кара туфрак, күпме казысак та, алынып бетмәде. Җитмәсә җире

дә йомшак булып, көрәк тә җиңел кереп китә иде. Шуннан 3-4 метр озынлыктагы арматур тимер чыбыгын алып килеп тыгып карадылар, анысы да кереп китте. Бу урын миңа гел тынгылык бирми. Җир асты юлы булды бугай ул. Нәкъ чишмә турысында булганлыктан, суга шуннан төшкәннәрдер, дип уйлыйм.

МТС эчендә гаражларга нигез салганда, су торбалары өчен каналлар казыганда да гел кеше сөякләре чыкты. Бер тапкыр багана төбе казыганда кеше күзенә охшатып эшләнгән бик күп мәрҗәннәр чыкканын хәтерлим. Алар ниндидер бик каты әйбердән эшләнгән булган ахыры, без аны тимерче сандалына салып ватып та карадык әле берничәсен. Ул ук очлары, сөнге башлары кебек вак-төяк әйберләр күп чыкты инде, барысын да хәтерләп бетерәсеңмени.

Борынгы Чаллы төбәге халкында Чаллы шәһәренең алтын капкасы булганын һәм аның кайдадыр якын тирәдә генә яшеренгәнлеге турында куп риваятләр сөйлиләр. Белмим, алтынның булгандырмы алар, ә менә археологларның казу нәтиҗәләренә таянып, архитекторлар Чаллы каласының Казан ханлыгы дәве­рендәге капкасын әлеге рәсемдәгечә сурәтлиләр.

 

 
Главная
Музей турында
Музей ачылу
Чаллы шәхәрчеге
Борынгы Чаллы
Борынгы Чаллы Һәм аның ханы халык иҗатында
Борынгы Чаллы зиратлары
Автор
Гостевая
Контактная информация
 
  • Моя Казань
  • Портал развлечений

  •  Copyright © bukashmuzeischoolbukash@rambler.ru 
  • Поиск в Интернете
  • Хобби и увлечения
  • Информационный портал
  • Нлвости
  • Архив
  • Календарь