Борынгы Чаллы

 

Борынгы Чаллы.-1 бит.

Борынгы Чаллы һәм аның ханы халык иҗатында-2 бит.

Борынгы Чаллы зиратлары-3 бит.

Нурулла Гариф

БОРЫНГЫ ЧАЛЛЫ

Чаллы шәһәре дигәч тә, хәзер үзенең "КамАЗ"лары белән дөньяга танылган Чаллы күз алдына килергә мөмкин. Әмма биредә бөтенләй башка Чаллы шәһәре турында сүз алып с быз. Ул борынгы шәһәрчек Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы янында урнашкан.Тарих кабатлана диләр. Мәшһүр Биләр-Болгар калалары. Яз һәм Иске (Эчке) Казан шәһәрләре кебек, хәзерге Чаллының да тулы хокуклы үткән тарихы - Борынгы Чаллысы бар.Чаллы шәһәре җөмһүриятебез тормышында үзенә ны күбрәк җәлеп иткән саен, аның тарихы һәм атамасы кызыксыну көчәя. Бу турыда матбугатта "Нигә Яр Чаллы?" яисә "Чаллы шәһәренең тарихы" һәм шуңа охшаш башка ЯЗ урын алды. Артык "хислеләр" Чаллы атамасынын борь гын инкарь итеп, аны соңгы чор белән билгеләргә тыры ладылар. Шулай да, ярый әле, соң булса да уң булсын дигәндәй: инкыйразга ук килеп җитмәдек. Алайга калса, чынлап та Чаллының (Н.Челны) атамасы җырларда аталган "Выезжали расписные Стеньки Разина челны" сүзенә кайтып кала иде. II. очракта да Чаллы атамасы "Челны - көймә" мәгънәсендә яулап алучы Ермакка бәйләнгән иде. Мондый аңлауга һ туга, әлбәттә, империядән калган руслаштыру өянәге" г шулай да чынбарлык нидән гыйбарәт соң? Бу. очракта а әйтеп узу әһәмиятлерәк, хакыйкатьне укучы үзе табар. да Чаллы атамасын без берничек тә аңа сулыш биргән Чулман елгасыннан аерып ала алмыйбыз.Шул ук мәгънәдә бу атама беренче тапкыр 1184 (1183) Ипатьев елъязмаларында искә алына. Анда Бөек Болгар дәүләтенә1184 (1183) елда Владимир-Суздаль кенәзе тарафыннан өештырылган һөҗүмнәр уңаеннан мондый юллар бар;"Илелнең Болгардан астарак өлешендә урнашкан Исадыутравнды, урыс көймәләре тупланып, шуннан Олуг шәһәргә  I һөжум ясадылар. Бу сугышлар вакытында Исады утрвына көймәләр белән Сабакүлләр, Челматлар һәм дә алар белән тәмте болгарлары - барлыгы 5 мең кеше берләшеп килеп һөҗүм ит­теләр". Бу бәрелешләрдә кенәз Изяславның үтерелүе һәм шулай ук болгарларның Торск шәһәреннән атлы гаскәрнең ярдәме бу­луы да искә алына.Әйтеп үтелгән вакыйгалар һәм язма безнең тарихыбызга ка­раганга күрә, бездә сорау туа: бу исемнәрне йөрткән нинди аерым болгар халыклары соң болар, кайда яшәгәннәр һәм яшиләр? Кемнәр соң алар Сабакүл, Тәмте, Челмат кабиләләре? (Соңрак бирелгән язмаларда Сабакүл, Челмат шәһәрләре дип тә языла.)Бу сорауны үзләренә күпләр куйган. Мәгълүм тарихчы В.Та-тишев балымар, биләр кабиләләре кебек үк Челматларны да бол­гарлар дип саный. Ул бу аталышның XVII гасырга чаклы кулла­нылуын күрсәтә. С.Ремезов картасында да "Шайтан каласын" хәзерге Алабуганы, Челматлар дип укыйбыз. Ә инде А.Спасский үзенең тикшеренүләрендә Лаеш, Кашап, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллы, Кирмәнчек, Мамадыш (Алабуга) шәһәрләрен барысын да Челмата (Чаллы) кабиләләренеке дип искәртеп уза.Бөек Болгар дәүләтенең бер өлешен хасил иткән бу болгар кабиләләренең тиз арада үзләренең башкаласы Олуг Биләргә ярдәмгә килүләре дә игътибарга лаек. Алар турындагы мәгълүмат­ларның 1184 елда ук искә алынуы Чулман буендагы болгарлар­ның тормышын күз алларга мөмкинчелек бирә. Беренчедән, алар-ның тиз арада мәгълүматлы булулары болгарларның күмәк, бердәм булуларын белгертсә, икенчедән, аларның тиз арада 5 меңлек гаскәр куя алулары, көймәләрдә һөҗүм ясау мөмкинлек­ләре игътибарга лаек.Бу чорларда 20-30 сугышчы бирә алырлык авылларны да зур авыллар исәбенә кертергә була. XII гасыр ахырында алар күбе­сенчә Чулман буйларында яшиләр. Хәзерге чорда без атап узган җирләр тирәсендә XII гасырга караган дистәгә якын шәһәр: Ка-шан I, Кашан II, "Керпе угы" шәһәрчеге (ХП-Х1У), Урай, Таш-кирмән, Имән Кискә һәм күп кенә борынгы авылчыклар һәм каберлекләр билгеле. Ә инде соңрак чорга караган тарихи һәйкәлләрнең саны күп тапкырга арта һәм аларның урнашу җир­ләре дә күпкә киңәя.Әмма монгол яуларыннан соң Саба Күл, Тәмте, Чаллыларның бу чордагы яшәү урыннары күбесенчә хәзерге исемдәге авыл (шәһәр) исемнәре белән туры килми. Бу һөҗүмнәрдән соң төп халык та саклану чараларыннан чыгып, акрынлап үзенең хәзер­ге торган урыннарына якынлаша. XIV-XV гасырга караган Идегәй дастанында без "Урмандагы Сабаны" дип укып китәбез. Бу җирләрдә хәзерге чордагы күп кенә Чулман алдындагы атама­ларның Чулман аръягы яисә Болгар дәүләтенең башлангыч чоры җирендәге атамалары белән үзара охшашлыгы да күренә. Мәсәлән, Әшнәк, Суба, Собакай, Суар, Урай, Биләр һәм башкалар. Атама­лар алмашынуы монгол яуларына бәйле. Кызганычка каршы, талау сугышлары тыныч тормыш көткән болгар халкын һәрдаим тетрәндереп, аның мәдәният, сәнгать, архитектура өлешенә ка­раган үсешенә тоткарлык ясап торган.1877 елларда алда әйтеп үтелгән язманы тикшергән профес­сор С.М.Шпилевскийның язуларына караганда, бу халыкларның берләшеп ярдәмгә килүләре аларның бер тирәдә туплануларын аңлата һәм күмәк яшәүләре, тиз арада оеша алулары хакында сөйли. Ә инде картага карап, болгар дәүләтенең уртасында, хәзерге Мишә белән Нократ арасындагы үзәк җирләрдә, без бу атамалар­га бәйле күп кенә елга һәм авыл исемнәрен күрәбез.Беренчедән, Тәмте сүзенә бәйле Мишә елгасына коя торгал Тәмте елгасын һәм шул тирәләрдә булган Төрек Тәмте (Иске Йорт). Тәмте-Мәтәскә һәм Тәмте авылларын очратабыз.Икенчедән, Тәмте атамаларыннан аз гына көнчыгышка таба борынгы Саба сүзенә бәйле Саба елгасын, шулай ук авылларлы Сабабаш, Иске Саба, Юл Саба (Балтач), Чәпки Саба, Байлар Сабл-сы, Шайтан Сабасы һәм башка борынгы авыл атамаларын әйтә алабыз.Өченчедән, Сабалардан көньякка таба Күл исеменә бәйле ага-малардан Иске Карабаян яисә Күл Башы, Зәңгәр Күл, Югары: Күл һәм Күл (Кульга) авылларын санап китәргә була.Дүртенче атамага киңрәк тукталып китәсем килә. Челма: ~ алар - Челман яисә Чулман кешеләре. Чулман хәзерге Камань;н шул борынгы чаклардагы аталышы. Чулман атамасы үзе дә төрл-г гасырга караган елъязмалар һәм китапларда төрлечә Языла Мәмлүк чоры географы Эл Омари (XIV гасыр) аны Чулымен икенче бер гарәп авторы Ибн Халдун (1332-1406) Җалыман :дип атап уза. Шулай ук бу атама Елыман, Чалыман һәм исемнәрдә дә билгеле. Кыска гына тарихи экскурсия Чулман атамасының төрләнү тарихы һәм географиясе шундыл,Ә Чаллы атамасының мәгънәсе нигә кайтып кала соң? нысы кызык, бу аңлатмада да һәркем үзенчә ачыш ясый. беренчесе "чаллы-ташлы" мәгънәсендә аңлатыла. Андагы " таш" чуаш теленнән алынган. Ләкин без элекке чорда Чу. тирәсендә бер генә чуаш авылын да таба алмыйбыз. Аннан "таш" ул төрки сүз һәм "таш" сүзен без инде "таш билге" яз да болгар чоры кабер ташларыннан ук укып беләбез. Акташ, Таш-кичү, Ташлык, Ташкент һәм башка "таш" сүзенә бәйле борынгы атамаларда "чал" сүзе күренми дә.Икенче бер аңлатмада Чаллы атамасы шул исемдәге болгар кабиләләре булу мөмкинлегенә ишарә ясый. Җитмәсә, "чал" сүзе Дунай болгарларында да очрый. Шулай да бу турыда борынгы язмаларда артык еш искә алынмый.Ниһаять, тагын бер аңлатмада "чал" сүзе борынгылыкны бел­дерә һәм ул күпкә киңрәк мәгънәгә ия (чал-лы, күптәнге.) Күптәнге, иске әйберләр, вакыты җиткәч агачлар да, саргаялар, соры төскә керәләр. Яр буйлары да, тау башлары да аксыл соры ташлар, кипкән үләннәр белән каплана. Олайган саен чәчләргә дә олылык, ихтирам билгесен аңлатып чал керә. Гомер-гомердән милләтебезгә тереклек суы биргән Иделне олылаганда да "чал" Идел" дибез."Чал" - борынгы төрки сүз. Төркиләрдән ул күп кенә башка халыклар теленә дә күчкән. Урыс халкы да чал - "чалый" сүзен куллана. Мәсәлән, чалый - серый, чалый - седой, чалый конь, чалая погодка, чалая могила һәм башкалар. Кыргыз телендә "чал баш аска" - седоголовая скала мәгънәсендә кулланыла. Ә шул ук искә алынып узган Дунай болгарларындагы чал сүзе кар белән капланган тау башларын аңлата. Чал чәчләрне генә капламый, халык кабул иткән мәгънәдә тау башларын да, елга буйларын да, хәтта җәнлекләрне дә чал баса. Бигрәк тә аларның төсләре ак-сыл-соры булса.Хәзер инде Чаллы атамасының таралышына игътибар итик. Хәзерге чорда җөмһүриятебездә булган 20 дән артык Чаллы ата­масындагы авылларның 75-80 проценты Чулман буйларыннан 15-20 километр ераклыкта урнашкан. Чулманның үзенә үк 5 Чаллы елгасы кушыла. Ә соңрак чорга карасак, Казан губернасы җирл­әрендә Чаллы атамасындагы барлыгы 33 авыл санап үтелә. Ә "Чел", "Чул" атамалары белән алар 40 ка, авыллардан тыш ата­малар белән 60 ка җитә. Аларның урнашуы да борынгы Чулман буйларында. Мәсәлән, шул чордагы Лаешта - 11, элекке Алабуга, Малмыж, Минзәлә өязләрендә 7 Чаллы атамасы була. Челмат-ларның (чаллыларның) шул чордагы яшәү җирләре хәзерге Саба Күл, Тәмтеләрдән көнчыгыштарак, Чулман һәм Чулманга коя торган Чаллы елгалары тирәсендә урнашкан була.Инде кабат тарихка әйләнеп кайтсак, Ш.Болгари тарафын­нан язылган "Болгар тарихы" китабында бу яклардагы борынгы авылларның берсе Чаллы суы буенда урнашкан Тәберде Чаллысы дип әйтелә. Бу авылның каршы ягында гына XIIVI гасыр­ларга караган борынгы Чаллы шәһәре калдыклары әлегәчә сак­ланган. Хәзерге Балык Бистәсе районының көнчыгыш җирлә­ренә кергән бу борынгы Чаллы авылы һәм шәһәрчеге тирәсендә генә дә 1871 елгы картада (К.Новоструев. Шәһәрчекләр турында. 1871 ел) Чаллы атамасы белән 11 авыл исеме санап үтелә. Алар -Яңа, Иске, Югары, Түбән Чаллылар, Чаллы башы, Бикчурай Чаллысы һәм башкалар. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларньщ күбесе инде күчерелгән, исемнәре үзгәртелгән һәм юкка чыккан авыллар ис­әбенә кимеде. Мәсәлән, әйтеп узылган җирләр тирәсендә 1619 елгы язма китапларда искә алынган Югары Чаллы - хәзер Казак­лар, Яңа-Чаллы-Кадрәк, Түбән Чаллы - Мәмле Казаклары исем­нәре белән билгеле. Чаллы атамаларының таралуы яисә кимүе Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар авылларының шәһәрләрдән 30-40, ә зур елгалар тирәсеннән 15-20 чакрым ерак­лыкка куылу сәбәбендә дә. Инде Чаллы әйләнәсен күзаллап, анын үзәгенә күчсәк, шул тирә-яктагы Чаллылар уртасында безне бо­рынгы Чаллының әлегәчә сакланган ныгытма урыннары, сакла­ну чокырлары, аның шул чордагы зиратлары каршылар.Бу шәһәрне татар язмаларында еш кына Чаллы (Кала тау), Корым Чаллы, ә урыс язмаларында Чаллин, Чалым һәм Чалмат исемнәрендә күрергә була.Күп кенә борынгы шәһәрләрнең төзелү, барлыкка килү вакы­ты бәхәсләре булган кебек, бу бәхәс Чаллы шәһәренә дә кагыла. Кайбер язмалар аның төзелү дәверен Казан ханлыгы чорында дисәләр, археологик тикшеренүләр вакытында Чаллы шәһәрендә табылган чүлмәк, савыт-саба ватыклары, аларның эшләнү алым­нары һәм бизәкләренең ХIIII гасырдагы болгар чоры бизәклә­ре белән тәңгәл килүен һәм шулай ук аларның, башка Болгар шәһәрләре табылдыкларыннан аермалы буларак, бик күп төрле үзенчәлекләргә ия булуын да билгеләп узалар.Шәһәр буларак барлыкка килүе Алтын Урда чорында дип уйланылса да, аның буш җирдә барлыкка килмәвен, казу вакы­тында табылган керамик материалларның шактый өлеше мо-_. явына чаклы дәвергә каравын да әйтеп узарга була. Бу инде ХII гасырның ахырына яисә атап үтелгән 1184 елларга, хәтта аннанда элгәрерәк чорларга карый. Әлеге шәһәр күп чишмәле, мул: сулы елгалар, иркен яшел үзәнлекләр, кара урманнар с борынгы авыллар җирлегендә барлыкка килгән дияргә нигез бар.

1994 елда борынгы Чаллы шәһәрлеге янына куелган истәлек ташы.

әһәрнең үзәге (Кремль) Чаллы елгасы белән Мәшләк елга­сы кушылган урындагы үзәнлектән 24 метр биеклектәге калку­лыкта булган. Ул хәзер дә, гасырлар буена җимерелүенә дә кара­мастан, тирә-ягыннан узганда уңайлы биек тау башыннан үзенең бөтен бөеклеген, мәһабәтлеген белгертеп тора.Бу ханлыкның үзәге урнашкан биеклектән хәзер дә 7-8 чак­рым ераклыктагы унлап татар авылы күренеп тора. Соңрак чор­да бу тирәдә авылларның күп булуы һәм шәһәрнең тиз үсүе алар-ның борынгы Ногай юлы өстендә урнашуына да бәйле. Хәзерге Чаллы (КАМАЗ) юлы да борынгы Чаллыга тияр-тимәс уза.Алтын Урда чорына караган бу шәһәр вакытлар узу белән ныгый, көчәя, аның халык саны арта. Инде Казан ханлыгы оешу чорында, башка кечкенә ханлыклар кебек үк, Чаллы ханлыгы­ның ханы яки әмире Хаҗи Гәрәй дә бәйсезлек һәм беренчелек өчен көрәшкә күтәрелә. Тарихта Алабуга ханы Сәүгән хан белән Чаллы ханының үзара (1518-1525) һәм берләшеп Казанга яу ча­булары да билгеле. 1955 елларда Чаллы шәһәрендә казу эшләрен алып барган археолог Н.Ф.Калинин Чаллы шәһәрендә заманын­да сәяси үзәк булганлыгы турында ышанып яза. Казан ханлыгы чорындагы Чаллы шәһәренең як-ягында урнашкан ике авылларны кертеп, 57 гектар җирне биләп торуын (хәзерге вакытта Чаллы авылы астында калган өченче авылчык белән күпкә артып китә) һәм үзендәге хан йортын, дәүләт биналарын сак корылмаларының ныклыгы буенча беренче урынны алып то) әйтеп үтәргә була.Элекке чордагы дүрт рәт итеп салынган саклау ныгъгшасыщ нан исән калганнарының биеклеге хәзер дә 3-4 метрга җитә.Ә борынгы чорда аларның биеклеге 6, чокырларының киңлеге 8  метрга җитүе билгеле (М.Б.Заитов "Чаллы турында", 1884 ел). Анда кайчандыр тимер кою булганлыгы, ташлар шомартыллыгы һәм Кремльдән 200 метрлап ераклыкта урнашкан б зиратның шул чорда 4 гектар җир биләве әлеге шәһәрн-гына тулы итеп күзалларга ярдәм итә.Алтын Урда чорында элекке Болгар дәүләте феодал лык кичерә. Төрле вак әмирлек, ханлыклар (Болгар, Җәүкәта; Казан һ.б.) калкып чыга. Шулар арасында үзләренең мөстәкыйль­леге өчен көрәшүче үзәктән читләшергә тырышучы бәкләр (яки әмирләр) дә була. Алар хәтта үзләрен ханнар дип тә игълан ит Чаллы белән Казан ханнары арасындагы тарткалашулар пгк нигездә килеп чыкканнар булса кирәк.Бу вакытлардагы катлаулы чорны бүгенге күзлектән карашл бик авыр. Казан, Ногай, Кырым ханлыклары һәм аларнь; гына түгел,  һәрберсенең үзләрендә булган низаглары  : хәлләргә сәбәптер. Чаллы төбәгендә якын гына урнашкан I ханлыгы да үзенең күршеләре тормышына тәэсир итми калмган.Бу урында халыкта риваятьләр формасында сакланган сөйләм дә кызыклы. Ногай мирзаларының берсе Камай мирза үзара тыныша алмагач, үз кешеләре белән Чулман суын Чаллы төбәгенә килеп чыга (Камайның Исмәгыйль мирза булуына да ишарә бар). Аңа чаллылар тарафыннан яхшы мөгаләмә күрсәтелеп, тирә-яктан җир дә бүленеп бирелә. Бу - Чаллы ханлыгының кабат ныгып оеша торган вакытларына туры килгән күрәсең. Казан белән аралар бозылгач, Камай мирзага да тм буларак өмет баглаганнардыр.Әмма чаллылар куеннарына кара елан яшергәннәрен мыйлар. Чаллы ханлыгын кабат җимергәндә Камай мирз заннарга ярдәм кылып, аларга сыена. Ул әле киләчс Казанда да "танытачак". Чаллы ханлыгының юк ителгән ты әлегә билгеле түгел. Тарихи чыганакларда бу хәл Казан ганчы берничә ел кала, Хафиз Гәрәй ханлык кылганда, әйтелә (Заитов М.Б.)- Шулай да аның 1535-46 елларда, Казан ханлыгына икенче тапкыр утырган Сафа Гәрәйнең Кырым хан­лыгына таянып Казан тирәсендә уздырган талау сугышлары вакытында икәнлеген дә чамалавы кыен түгел. Бу тартышулар­да баштарак ярдәм күрсәтергә өмет кылган ногайлар да, вакыт җиткәч, дәшмәүне яхшырак күрәләр. Бу да аларның үзара бул­ган каршылыкларына: бер яктан Сафа Гәрәй дус булмаган кы-рымлылардан булса, икенче яктан Ногай кияве булуына да бәйле­дер. Кырыгынчы еллар тормышы бу чорда актив иҗат иткән ша­гыйрь Мөхәммәдьяр иҗатында да ачык чагыла. Илдә тыныч­лык бетә, икътисад таркау хәлгә килә. Халыкның яшәү шарт­лары начарлана. 1531, 1545-46, 1549 елларда зур гына баш күтәрүләр дә була. Мөхәммәдьярның да Сафа Гәрәй һәм аның тоткан юлы белән теләктәш булмаганлыгы аңлашыла. Бу дәверне ул үзе өчен мәшәкатьле, авыр итеп хисаплый (Татар әдәбияты тарихы, 1 том, 297 б.). Үзенең көндәше булган Чаллы ханлы­гын тар-мар итү - Казан ханлыгын ныгыту чаралары дип аңла­шылса да, Казан ханлыгыннан кала икенче зур сәяси үзәк бул­ган, җирләре Мишәнең түбән агымыннан алып Нократ буйла­рыннан арыга чаклы сузылган Чаллы ханлыгы гаскәренең юк ителүенә, шәһәрнең җимерелүенә, халыкның тирә-якка үчләнеп таралуына китерә. Кызганыч ки, бу хәл күңелләргә төзәлмәс яра булып кергән 1552 елда Казанны да, аның белән бергә Ка­зан халкын да хәлиткеч вакытта ярдәмнән мәхрүм итә.Эш сөючән, югары мәдәниятле, бер бөтен милләтнең һаләка-тен югары катлам арасында булган низаглар, тарткалашулар хәл иткәндер. Бу чорны күзалларга тырышу, өйрәнү нихәтле авыр булса, бүгенге көндә боларны аңлау, белү шулчаклы кирәктер.Чаллы шәһәре җимерелә. Шәһәр халкының күбесе тирә-якка күченә (Җөри, Сөн, Нократ якларына). Калган өлеше шәһәр ти­рәсендәге авылларга тарала. Шулар арасындагы икенче бер төркем Иске йорт (Би йорт - шәһәрнең үзәгенә якын булганга шулай аталган), Пимәр (Би Әмир) һәм Шихаздә (Шәехзадә) авылларына нигез салалар. Казан алынып, аның тирә-якларыннан төн халкы куылгач, бушап калган бу якларга күченеп килүчеләр саны арта (Казаклар авыллары, "Казаклар" - читтән килүчеләр мәгънәсендә, элегрәк "казаклар" татарлар мәгънәсендә, болгар халкы белән бутамау өчен дә кулланылган). 1619 елгы язма китаплардан күренгәнчә, бераз вакытлар узып, бу авыллар халкы күчеп килүчеләр тарафыннан кыерсытылгач,алар Мишә буйларына күчеп китеп, Пимәр, Шихаздә, Иске Йорт авылларына нигез салалар (Заитов М.Б.). Ә аларның бу чордагы Чаллы шәһәре тирәсендәге авыл атамалары шушы як халкы те­лендә хәзергәчә саклана, шулай ук элекке авыл һәм зират урын­нары да билгеле. Борынгы Чаллыдан 70 чакрым ераклыкта Мишә буйларында хәзер дә Пимәр, Шихаздә, Иске Йорт атамасындагы авыллар бар.Ләкин Чаллы шәһәренең атамасы әле тарихтан бөтенләй үк төшеп калмый. Казан шәһәре урыслар тарафыннан җимерелгәч тә, болгар-татар халкы үзенең дәүләтен торгызу максатында милли азатлык көрәшенә күтәрелә. Шул чорга караган документаль яз­маларда 1556 елда баш күтәрүчеләрнең Чалым шәһәрен торгызу­лары искә алына. Чалым-Чаллы шәһәрен кабат торгызып, аның җирлегендә вакытлыча Казан ханлыгы торгызыла дияргә дә җирлек бар. Беренче хан итеп ногайлы Исмәгыйль мирзаның угълы чакырыла (сатлык җан Камай мирзаның ир туганы). Аның ханлыктан баш тарту сәбәпләрен аңлавы кыен түгел. Алар бу чорда үзләренә тугандаш төрки ханлыкларының мәнфәгатен явыз Иван бүләкләренә сатып көн күрәләр. Шуннан соң, хан итеп Сөем­бикәнең энесе Гали Әкрамны утырталар.Әмма эчтәлеге белән шушы чорга караган, ләкин соңрак языл­ган тарихи язмаларда төгәлсезлекләр дә күп. Аларга таянып языл­ган башка тарихи язмалар да тарихны төрләндерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Казан белән Түбән Новгород арасында урнашкан Суадыр тавыкдагы ниндидер бер шәһәрчекнең Чалым булуы мөмкин, дип язалар. Бу фикерне беренче тапкыр "Казанские гу-бернские ведомости" газетасының 1852 елдагы 30 санында, Ка­зан алынуның 300 еллыгы уңаеннан татар халкын мыскыллаб­рак язган мәкаләсендә С.Михайлов әйтә. Кызганычка күрә, шул ук фикерне бары ихтирам белән генә искә алырлык тарихчыбыз М.Худяков та, күпләребезгә мәгълүм "Казан ханлыгы тарихы" дигән китабында кабатлый. Ә моның ялгыш булу мөмкинлеген, Чалымның Чаллы икәнлеген дәлилләүче күп кенә башка тарих­чыларның фикерләре нишләптер файдаланылмый.Чалымның кайда урнашканлыгы һәм аның чирмешләрнеке-ме-түгелме икәнлеге бер документта да әйтелми. Ә шул вакыт­лардагы вакыйгаларны өйрәнүдә төп чыганак булып саналган язмаларда баш күтәрүчеләрнең Мишә якларында шәһәр торгы­зулары билгеле. Бу турыда: "1553 елда Казаннан 70 километр ераклыкта Мишә буенда"... - дип искә алына. Шулай ук К.Нево-струев 1871 елдагы "Шәһәрчекләр турында" дигән китабында "1556 елның язында баш күтәрүчеләргә каршы бояр Морозов үзенең казаклары, укчылары һәм яңа чукындырылган башка халыклары белән Чаллы шәһәренә (Чаллинский городок) барып, аны басып алды һәм яндырды, ә аннан кайтканда Мишә буенда очраган тагын күп кенә кешеләрне сугышып юк итте" - дип яза. Болар бар да 1552-56 елларда бу якларда баш күтәрүчеләрнең азатлык өчен каты сугышлар алып баруларын күрсәтә.Тарихи документларда баш күтәрүчеләргә ногайларның ярдәм итеп торулары да билгеле. Шуңа күрә бу яклардагы Чаллы ата­маларының охшашлыгын, Ногай юлы өстендә Чаллыдан бары 20 километр ераклыкта гына Чулман аша салынган Ногай кичүен (Чаллы - Җүкәтау кичүе), аннан соң башланган җирләрнең Но­гай ханлыгына керүен искә алып, без әйтеп киткән Чалымның нәкъ менә Чаллы булуын раслау кыен түгел.Чаллы шәһәрлеге әле үзендә күп серләрне саклый. Тик аның бүгенге халәте моннан 450 ел элек булганнан да аянычрак. Бүген­ге көнгәчә анда археолог көрәге урынына бульдозер пычаклары ешрак ялтырый. Әйтеп үтелгән 4 гектар җир өстендә хәзер ма­шина-трактор паркы, каберләр өстендә ындыр табагы булуын да әйтеп китү авыр миңа. Ханлыкның үзәге - Калатау хәзерге көндә җимертелеп, аның уртасында ягулык саклау урыны оеш­тырылган. Шулай да шәһәрнең үзәге, урыны-урыны белән ны­гытма хәрабәләре әле дә сакланган. Иң соңгы чиктә аның кал­ган өлешен булса да, шул табигый хәлендә киләчәк буыннарга тапшырасы иде. Чөнки тарих монда ул: китап битләре кебек, катлам-катлам, чорыныкы-чорга, елыныкы-елга урнаштырыл­ган. Бар күңелеңне биреп, белемеңә таянып, укый гына бел. Хыяллар чынга ашса, аны элекке хәленә кайтару, торгызу мөмкинлеге дә бар.Кайберәүләр тарихыбызга карата битарафлыкның бар сәбәпләрен бары тик читтән генә эзли. Ә минем күңелгә үз тара­фыннан соңгы кабат җимерелүгә дучар булган Чаллы каласында казу эшләрен алып барган Н.А.Кокорина, С.В.Кузьминыхлар искә төшә. Алдымда аларның 1980-85 елларда Чаллы һәлакәтен тук­татуны сорап язган хатлары. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән алар?! Чаллы өстендә ничәмә ничә еллар искән битарафлык җил­ләре исә соңгы елларда гына туктатылды.1993-97 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһи-мов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган археологик экспедиция (җитәкчесе Ф.Хуҗин) дәвамлы тикше­ренүләр уздырды. Археологлар шәһәрнең тарихын һәм аның тарихтагы ролен билгеле бер югарылыкка күтәреп, Котлы Бөкәш авыл советы, республикабызның мәдәният министрлыгы каршъш-да Чаллы шәһәрлеген җимерүне туктату таләбен бар кискен _т белән куйдылар. Шулай ук 1994 елның 4 июнендә, алар катна­шында, Чаллы кешеләренең 810 еллар элек искә алынулары хөрмәтенә Борынгы Чаллы буйларына таш куелуны да күркәч эш дип билгеләп узасы килә. Әмма Чаллыны тикшерәсе, өйрәнәсе, аның тулы тарихын, музеен төзисе бар... Зур эшләрнең барысы да алда әле.Кызганыч, Казан ханлыгы үзенең аяныч һәлакәтенә якын­лашкан чор да әле зур өйрәнүләр, тикшеренүләр таләп итә. Без бу чорны күбесенчә урыс тарихы, аның тарихчылары күзлегеннән генә күреп беләбез, өйрәнәбез. Алары да бары өзек-өзек юллар белән Тау ягы, Казан, Арча тирәләре турында гына. 1552 елда Казанның алынуы әле Казан ханлыгының тулысынча җимерелү­ен күрсәтми. Илбасарларга каршы сугыш дәвамлы була. Бу чор­да Казан шәһәре Казан ханлыгында төп рольне үз кулына алса да, аның төп халкының әле аерым төбәкләре, Казан белән бергә, башка элекке кечкенә ханлык ларының (билек, әмирлекләренең үзәген тәшкил иткән башка төбәкләре дә була. Бу аерым төбәкләргә: Казан тирәсеннән башка Арча төбәген, Мишә елга­сының югары һәм урта агымы буйларын, Мишәнең аскы өле­шеннән алып Нократ буйларыннан ары сузылган элекке Чаллы ханлыгы җирләрен, Тау ягын, аннан төньяктагы Ашыт буйла­рын һәм башка җирләрне кертергә була.Бу элекке билек җирләренең үзәкләрен тәшкил иткән шәһәрләрне дә без Казан белән бергә Казан ханлыгы шәһәрләре исәбенә кертә алабыз. Алар: Арча, Чаллы, Өтернәс, Алат, Иске Җөри, Иске Казан, Алабуга һәм башкалар. Казан елъязмасында алар ныгытылган кечкенә шәһәрчекләр белән бергә утызга якын дип әйтеләләр.Археологик тикшеренүләргә таянып Казан ханлыгы чорын­дагы тарихи һәйкәлләрне карасак та, без аларның күбесенчә шул ук 5-6 төбәктә урнашуын күрербез. Бу төбәкләрдә XVI гасыр ур­тасына караган шәһәр, авылһәж зират урыннары күп. Бу вакый­галардан соң ул зиратлардагы кабер ташларындагы язуларның еллары, ватылган сәгать телләре кебек, XVI гасыр уртасында. тап калган. Казан ханлыгының ул тирәләрендәге баш күтәрү рәхимсез бастырылгач, әле кайчан гына дәртле тормыш кайнаган бу җирләрне өметсезлек баса. Соңрак чорга караган китапларда бу урыннар бары "пустошь" буларак кына искә алына. Хәзерге көндә аларының да күбесе бүгенге авыллар эчендә калып юкка чыккан.Бу якларда чукындыру, урыслаштыру сәясәте алып барган Н.Ильминский да, гәрчә болгар-татарларга карата тискәре ка­рашта булса да, ул яклардагы кабер ташларына карап, "Хәзерге ярлы татар авыллары урынында элекке Казан ханлыгы һәм аның алдагы чорларында халыкның бу тирәдә бик күп, бай һәм укы­мышлы булулары беленеп тора", - дип язып калдырырга мәҗбүр була.. Тагын шунысы игътибарга лаек: бу төбәкләрдә борынгырак чорга караган күп кенә каберлекләр халык теленә "ханнар зира­ты" яисә "морзалар зираты" буларак кергән. Аларның икесе Мишә буеның Янсуар, Тәмте авыллары янында, XVI гасыр урталарына караган Өтернәс (1553) белән Чаллы (1556) шәһәрләре арасында урнашкан.1553-54 елның кышында, Мишә буендагы баш күтәрүчеләр тарафыннан төзелгән шәһәр җимерелгәч, яулап алучылар ак­рынлап борынгы Чаллы төбәгенә якынлашалар. Тарихи чыга­наклардан күренгәнчә, шул чакларда гына да урыслар тарафын­нан 6 мең ир кеше, 15 меңләп хатын-кыз һәм бала-чага әсир­леккә алына. Аларның шул мәрхәмәтсез чорда, илбасарлар та­рафыннан чукындыру, асу, кисү, мәсхәрә кылу һәм нинди авыр коллык авырлыкларын кичерүләрен чамалау кыен түгел. Авыр, тигезсез сугышлардан соң 1556 елның урталарында Казан хан­лыгының соңгы терәге булган Чаллы да егыла. Хан Гали Әкрәм һәлак була, соңрак азатлык сугышларының җитәкчесе Мәмеш Бирде дә кулга алынып, Мәскәүдә җәзалап үтерелә. Кайбер яз­маларда, Гали Әкрамне тирә-як халкы яратмаган, дигән төрле ишарәләргә сәбәп тә бар кебек. Бу чорның кискенлеге аның абый­сы Юныс белән Явыз Иванга язылган ярлыктан да күренә (Н.Ат-ласи). Алар 1551 елда язган хатларында, кырымлылар ягында булган Казанга бергәләп һөҗүм итү турында фикер йөртәләр. Ул язмаларда Лаеш белән Чаллы кичүләре искә алына. Әмма явыз Иванга, Казанга Арча юлындагы калаларны җимереп ба­рырга кирәк, дип киңәш бирелсә дә, Чаллы каласы инде искә алынмый.Бу хат җизнәләре Сафа Гәрәйгә ачу белән сугарылган. Гали Әкрәм үзенең дә Казанга сугыш белән килеп (Сафа Гәрәй үлгәч), 8 көн аны камап торганнан соң кайтып киткәнлеген, алынган очракта Казанда зур урын биләргә өметләнгән булуын белгертә. Аның тирә-як халкы тарафыннан баштарак хуп күрелмәвенә җизнәсе Сафа Гәрәй белән кардәше Камайның да үткәндәге эшл­әре тәэсир итми калмагандыр. Гали Әкрамнең 1551 елда Казанга густанә булмыйча яу килүенә - апасы Сөембикәнең алар тара­фыннан урыслар кулына тапшырылуы сәбәпче. Апасына мәскәүлеләр кулыннан күрсәтелгән җәбер-золымнарны белеп, аның язмышын Казанда кабатлагач, Хан Гали аларның ярдәм сорауларын кире какмый. Әтисе Йосыф мирзадан да, Әстерхан ханлыгыннан да булышырга сүз алгач, ул үзенең коралланган 300 кешесе белән күптән түгел генә Мәмеш Бирде җитәкчелеген­дәге баш күтәрүчеләр тарафыннан кабат торгызылган Чаллы ка­ласына хан булып килеп урнаша. Алар кул астында берләшкән баш күтәрүчеләр, тигезсез сугышларда батырларча көрәшеп, Мәскәү якларыннан берсе артыннан берсе килеп торган князь Н.Мстиславский, Юрьев, бояр Морозов һ.б. җитәкләгән, башта­наяк коралланган басып алучыларга каршы әледән-әле каршы­лык күрсәтеп, аларның хәрәкәтләрен тыеп торалар. Әмма тигез­сез сугышлар нәтиҗәсендә баш күтәрүчеләрнең көчләре ки­мегәннән кими. 1556 елда Казан ханлыгының соңгы форпосты Чаллы шәһәре дә егыла.Тирә-як авыл халкының хәзергә чаклы сакланган сөйләмнәре буенча, илбасарлар Чаллы шәһәренә элекке Кечек (Балхуҗа), хәзерге Биектау авылы ягыннан килеп чыгып, шул яктан һөҗүм итәләр. Бу як элекке чордагы кебек хәзер дә сазлык, тирән елга­лар белән капланган. Беренче сугышларда зур уңышсызлыклар кичергәннән соң, илбасарлар зур авырлыклар белән Чаллы кала­сын әйләнеп узып, аның тау ягына үтәләр һәм урман ягыннан килеп, туплар белән ваттырып алалар.Чаллы шәһәре яндырылганнан соң, өстенлек илбасарлар кулына күчә, әмма мөстәкыйльлек өчен көрәш әле тынмый.Чаллы өчен сугышларда янә Камай мирзаның кулы уйна­гандыр,  дияргә  җирлек  бар.  Казан  алынганнан  соң Арча төбәкләрендә барган азатлык сугышларына каршы киртә була­рак элекке "яхшылыклары" өчен аңа Эчке (Иске) Казан тирәл­әреннән зур гына җирләр бирәләр. Казан ягын Чаллы төбәге; саклау өчен дә шул ук алым кулланыла. Җимерелгән Ч; буйларын, аңа каршы актив сугышкан Камай мирзаның улы Кадрәккә бүлеп бирәләр. Әмма ул бу якларда әледән-әле каршылыкларга очрый. Бары Чаллыдан Казан ягына таба чакрым ераклыкка сузылган Югары Чаллы, Яңа Чаллы башка берничә авыллар тирәсендә генә аларның кешеләрен к. анда урыс казакларын һәм яңа чукындырылган үз кешеләрен китереп кенә ныгып урнаша ала. Шулай да монда тынычлык таба алмыйча, үзенең Казанда торуы мәгълүм. Бу җирләрдә хәзер дә шул чорларның эзе булып алда әйтеп узылган Чаллы авылла­ры урынында хәзерге Казаклар, Кече Кадрәк, Олы Кадрәк һ.б. авыллар гына утыра.Бу чордагы вакыйгаларны ачыклауда ярдәм итәрлек, әмма әле файдаланылмаган телсез тарихи һәйкәлләрне санап китеп, Чаллыдан ерак булмаган, бу чорларда калын урманнар белән капланган хәзерге Чаллыбаш авылы янындагы "изгеләр мәче­те" дип аталып йөртелгән урын турында әйтеп үтәсем килә. Ул әлегә чаклы археологик һәйкәлләр исәбенә дә кертелмәгән. Аннан ерак түгел генә изгеләр каберлеге дә бар. Авыл чишмә­сеннән ерак түгел генә тирән елга ярына казып эшләнгән бу урын кешеләрнең шул чор вакытындагы тору урынын хәтерләтә. Авыл халкының күбесе аны Казан ханлыгы җиме­релү, Чаллы вакыйгалары белән бәйли. Тирә-як авылларының иң борынгы, Чаллыбаш авылы тарихын да, аның аксакаллары барысы да үзгәртүсез, бер төрле итеп сөйли. Имеш, элекке Лаеш кичүе белән Чаллы кичүе арасыннан зур юл узган. Аның Урак­чы авылы тирәсеннән бер зур тармагы борынгы Чаллыга боры­ла. Менә шул юл уртасына Чаллы ханы утырта да инде үз ке­шеләрен. Алар юлда йөрүчеләрне барлап, булган бер үзгәреш -яңалыкларны вакытында Чаллыга хәбәр итеп торырга тиеш булганнар. Чаллы төбәгенең башлангыч җире булганга, аны Чаллы Башы дип атаганнар. Тарихи язмаларда бу зур юл, дөрестән дә, билгеле. Тирә-як авылларны талап, 1554 елда бу юлдан Чаллыга Н.Ф.Мстиславский килсә дә, аның сугыш хәрәкәтләре уңышсызлыкка очрый (М.Худяков. Казан ханлы­гы тарихы.)Янә Чаллы шәһәре һәм аның тирә-ягын күзаллап, аның та­рихын барлап, әйтәсе килгәнем шул: моннан 810 еллар элек искә алынган, биредә яшәгән Саба Күл, Тәмте һәм Чаллы кеше­ләре - безнең болгар бабаларыбыз. Алар бердәм булып, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр, кайгы-шатлыклары да ур­так булган. Бу чорларга караган матур, бизәкле кабер ташлары аларның үзләренең әби-бабаларына да хөрмәтле булуларын бел­гертә.Борынгы Чаллы һәм аның тирә-ягының тарихы - гаҗәеп бай һәм уникаль. Монда, әйтерсең лә, болгар-татар халкының борынгыдан килгән өзелмәс, дәвамлы тарихы ята. Бер тарихи урында Болгар, Алтын Урда һәм Чаллы, Казан ханлыгы чоркитереп кенә ныгып урнаша ала. Шулай да монда тынычлык таба алмыйча, үзенең Казанда торуы мәгълүм. Бу җирләрдә хәзер дә шул чорларның эзе булып алда әйтеп узылган Чаллы авылла­ры урынында хәзерге Казаклар, Кече Кадрәк, Олы Кадрәк һ.б. авыллар гына утыра.Бу чордагы вакыйгаларны ачыклауда ярдәм итәрлек, әмма әле файдаланылмаган телсез тарихи һәйкәлләрне санап китеп, Чаллыдан ерак булмаган, бу чорларда калын урманнар белән капланган хәзерге Чаллыбаш авылы янындагы "изгеләр мәче­те" дип аталып йөртелгән урын турында әйтеп үтәсем килә. Ул әлегә чаклы археологик һәйкәлләр исәбенә дә кертелмәгән. Аннан ерак түгел генә изгеләр каберлеге дә бар. Авыл чишмә­сеннән ерак түгел генә тирән елга ярына казып эшләнгән бу урын кешеләрнең шул чор вакытындагы тору урынын хәтерләтә. Авыл халкының күбесе аны Казан ханлыгы җиме­релү, Чаллы вакыйгалары белән бәйли. Тирә-як авылларының иң борынгы, Чаллыбаш авылы тарихын да, аның аксакаллары барысы да үзгәртүсез, бер төрле итеп сөйли. Имеш, элекке Лаеш кичүе белән Чаллы кичүе арасыннан зур юл узган. Аның Урак­чы авылы тирәсеннән бер зур тармагы борынгы Чаллыга боры­ла. Менә шул юл уртасына Чаллы ханы утырта да инде үз ке­шеләрен. Алар юлда йөрүчеләрне барлап, булган бер үзгәреш -яңалыкларны вакытында Чаллыга хәбәр итеп торырга тиеш булганнар. Чаллы төбәгенең башлангыч җире булганга, аны Чаллы Башы дип атаганнар. Тарихи язмаларда бу зур юл, дөрестән дә, билгеле. Тирә-як авылларны талап, 1554 елда бу юлдан Чаллыга Н.Ф.Мстиславский килсә дә, аның сугыш хәрәкәтләре уңышсызлыкка очрый (М.Худяков. Казан ханлы­гы тарихы.)Янә Чаллы шәһәре һәм аның тирә-ягын күзаллап, аның та­рихын барлап, әйтәсе килгәнем шул: моннан 810 еллар элек искә алынган, биредә яшәгән Саба Күл, Тәмте һәм Чаллы кеше­ләре - безнең болгар бабаларыбыз. Алар бердәм булып, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр, кайгы-шатлыклары да ур­так булган. Бу чорларга караган матур, бизәкле кабер ташлары аларның үзләренең әби-бабаларына да хөрмәтле булуларын бел­гертә.Борынгы Чаллы һәм аның тирә-ягының тарихы - гаҗәеп бай һәм уникаль. Монда, әйтерсең лә, болгар-татар халкының борынгыдан килгән өзелмәс, дәвамлы тарихы ята. Бер тарихи урында Болгар, Алтын Урда һәм Чаллы, Казан ханлыгы чорлары урнашкан. Ул гына да түгел, Казан ханлыгы, Чаллы җиме­релгәч тә аның халкы үзәкнең тирә-ягындагы авылларда ны­гып урнаша.Борынгы зират урыннары, изге каберләр, ХVIIХ гасырлар­га караган гаҗәеп бизәкле, язулы кабер ташлары бу чорны күзал­ларга, өйрәнергә мөмкинлекләр бирә.Бүгенге көндә Татарстанда сакланып калган 3-4 татар төбәге­нең берсе бу. Монда Борынгы Чаллы хәрабәләрен урап, бер җепкә тезелгән асыл ташлардай бер-берсенә терәлеп, мәчетле татар авыл­лары дистәдән артык утыра. Әмма, үкенечле булса да, әйтеп кит­ми мөмкин булмас: Чаллы шәһәренең сакланышы яхшы түгел. Тарих җилләре аның ныгытмаларын катлам-катлам көл итсәләр дә, соңгы елларда ул үзенең тирә-як халкы тарафыннан да җимер-телгән. Әйтеп үтелгән 4 гектар мәйданлы зиратны урталай бүлеп, сугыш чыгар алдыннан гына (1939) актарып юл сузалар. Соңрак каберлекләр өстенә ындыр табагы, автопарк төзелә. Җитмешен­че елларда ханлыкның 650 еллар элек төзелгән саклану урларын бульдозерлар белән ертып, ягулык майлар саклагычлары сала­лар. Аннан соң шул тирәдә юл ачып, карьер башлау һ.б. шуның кебек эшләр куба.Ә бит әле революция һәм аннан соңгы елларда гына аның Мәмле Казакларының Вәли бае тарафыннан койма белән тотты­рып алынганлыгы билгеле.Менә шундый чагыштыру, язмыш һәм чынбарлык!Язмамны тәмамлап, тагын да шуны әйтәсем килә: тарихы­бызны барлап, өйрәнеп, үткәннәр белән бүгенгебезне чагышты­рып, бик яхшы сабак алырга кирәк безгә. Эшләнәсе бу эшләрне озакка сузмаска, тарихыбызны битарафлыкта, үз тузанында ук күмеп калдырмаска иде! Безнең киләчәктәге өметле яшәячәгебез өчен бу бик мөһим. Галиҗанәп вакыт көтми...Чаллыны күтәрү, дөньяга алып чыгу юлында, аның тарихы­на игътибарны юнәлтү бик тә мөһим. Монда борынгы Чаллының КамАЗ юлыннан бары 3-4 чакрым ераклыкта, Казан белән хәзер­ге Чаллының нәкъ уртасында урнашуы да күп уңайлыклар тудыра.Хәзер борынгы Чаллы Кремль стеналары, аның эчендәге Хан йорты һәм мәчете торгызылып, тирә-яктагы изге чишмәләре чи­стартылса, янындагы мәһабәт табигате тагын да матураеп, үзендә булып киткән туристларда да онытылмас хисләр калдырыр иде.

 
Главная
Музей турында
Музей ачылу
Чаллы шәхәрчеге
Борынгы Чаллы
Борынгы Чаллы Һәм аның ханы халык иҗатында
Борынгы Чаллы зиратлары
Автор
Гостевая
Контактная информация
 
  • Моя Казань
  • Портал развлечений

  •  Copyright © bukashmuzeischoolbukash@rambler.ru 
  • Поиск в Интернете
  • Рефераты
  • Природа и животные
  • MP3 Free Download
  • Реклама и дизайн
  • Арсенал